Милли проектлар
30 октябрь 2023, 09:15

Бу урамнарда кеше күп йөри

Шуңа аларны тәртипкә китерү мөһим булган.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Стәрлетамакта Коммунарлар һәм Комсомол урамнарын ремонтлаганнар. Эшләр ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында башкарылган.

Юл хезмәткәрләре ике ай эчендә гомум озынлыгы 860 метр булган участокны тәртипкә китергән. Ике урамны ремонтлауга 13,2 миллион сум акча юнәлтелгән.

“Коммунарлар һәм Комсомол урамнарында 4нче санлы мәктәп, футбол федерациясе, Киров исемендәге парк, шулай ук Уфа фән һәм технологияләр университеты филиалының берничә уку корпуслары урнашкан. Шуңа бу урамнарны норма таләпләренә җавап бирерлек хәлгә китерү мөһим иде”, – ди республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас