

Дүртөйле районының Иске Яндыз авылында гомум практика табибы бүлеге ачылды.
Модульле бинада пациентлар һәм медицина хезмәткәрләре өчен уңайлы шартлар булдырылган. Ул беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен корылмалар һәм дарулар белән тулысынча тәэмин ителгән. Дәвалау учреждениесендә даруханә, физиотерапия бүлмәсе, лаборатория, прививкалар ясау, кабул итү бүлмәләре бар.
Заманча бүлектә гомум практика табибы булып Диана Мирзаянова эшли. Ул бу тармакта 2018 елдан. Яшь белгеч хезмәт юлын яңа туган сабыйлар реанимациясендә шәфкать туташы булып башлаган.
– Авылда табиб бүлеге ачылу – мөһим вакыйга. Элек биредә яшәүчеләр иске бинада урнашкан һәм заман таләпләренә җавап бирмәгән авыл амбулаториясенә йөрегән. Хәзер Иске Яндыз һәм якында урнашкан тагын 10 авыл халкы – барлыгы 1400 кеше яңа бинада беренчел мадицина-санитар ярдәм ала, диспансеризация үтә һәм вакциналар ясата ала, – ди табиб.
Әйтергә кирәк, әлеге табиб бүлеге ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында тормышка ашырылган.