

«Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, Чакмагыш район мәдәният йорты хезмәткәрләре Чакмагыш авылы гимназиясенең 2 «Б» һәм 2 «В» сыйныф укучылары белән «Дуслыкта безнең көчебез» дигән танып белү-уен чарасы үткәрделәр. Чара балаларда игелек, изгелек, дуслык турында күзаллау формалаштыру максатыннан үткәрелде. Балалар үзләре өчен күп файдалылы нәрсәләр белделәр.
Район мәдәният йортының балалар белән эшләү методисты Лиана Шакирова балаларга дуслыкның нәрсә икәнен, ни өчен кешегә дус кирәклеген, аның нинди булырга тиешлеген аңлатты. Кешелекнең мөһим сыйфатлары: игелек, ярдәмчеллек турында сөйләштеләр. Укучылар «Дуслык кагыйдәләре» викторинасының сорауларына җавап бирде, шулай ук кызыклы конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар.