

Аскын районында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә.
Яңа Багазы авылы халкын сөенечле вакыйга көтә: биредә озакламый модульле ФАП үз ишеген ачачак.
Яңа ФАП Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында алып барылган “Башкортстан Республикасында беренчел звеноны модернизацияләү” төбәк проектына ярашлы төзелә.
“Киләчәктә ФАП халыкка авылдан читкә чыкмый гына сыйфатлы медицина ярдәме һәм һөнәри консультация алуда ярдәм итәчәк”,- ди бу уңайдан Аскын үзәк район дәваханәсенең баш табибы Вадим Галәветдинов.
Узган елда Аскынның Ключи һәм Яңа Казанчы авылларында ике дәвалау пункты ачылган иде инде.
Фото: Минздрав РБ.