

2024 елда “Мәдәният” милли проектын тормышка ашыру кысаларында модельле муниципаль китапханәләр булдыруга федераль конкурс сайлап алу нәтиҗәләре билгеле булды. Бу максатларга федераль бюджеттан 1 миллиард 497 миллион сум бүленәчәк.
Сайлап алуда 149 муниципаль китапханә җиңде. Аларның 96сы — кече, 53е - үзәк китапханә. Учреждениеләр Русиянең 83 субъектында яңартылачак. Сайлап алуда җиңүчеләр арасында республиканың өч китапханәсе бар. Бу — Нина Зимина исемендәге Белорет районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасының «Синяя птица» балалар уку үзәге, Чишмә районының Келәш авылы модельле китапханәсе, Салават үзәкләштерелгән китапханәләр системасының «Интеллект үзәк-Диалог» модельле шәһәр үзәк китапханәсе. Аларны модернизацияләүгә республика федераль бюджеттан 30 миллион 380 мең сум акча алачак.