

«Башкортстан продукты» проекты дипломантлары үз продукциясен Екатеринбург шәһәрендә «Иван- да- Марья»осталар фестивалендә тәкъдим итте.
Алар үлән чәйләре, он, киптерелгән җимешләр, чәчәкләр, шулай ук дәвалаучы башкорт балын күрсәтте.
- Фестиваль традицион халык сәнгатен тергезүгә һәм осталарга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Республика җитештерүчеләренең продукциясе төбәкнең гастрономия картасының аерылгысыз өлеше булды, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.
«Иван-да-Марья» фестиваленә бөтен Русиядән 200дән артык оста җыелды. Һәркайсы үз куллары беелән эшләнгән әйберләрен тәкъдим итә. Күргәзмә программасында халык сәнгате кәсепләрен үз эченә алган 30дан артык тематик юнәлеш бар. Ярминкәдә күн, таш, металл, тукыма, керамика һәм агачтан кулдан эшләнгән әйберләр белән танышырга һәм сатып алырга мөмкин.
Әйткәндәй, әлеге проект дипломантлары булып 755 товарлар җитештерүчеләр тора. «Башкортстан продукты» билгесе белән 28 меңнән артык (28167) төр продукция маркировкалана.