

Русиянең икътисади үсеш министрлыгы әлеге конкурска йомгак ясаган, дип хәбәр итә Башкортстан хөкүмәте матбугат хезмәте.
Гаризалар таапшыру буенча төбәкләр арасында лидерлыкны Башкортстан алган – республикадан 150 дән артык гариза бирелгән. Сайлап алу турын үтеп, укуларда 35 эшкуар хатын-кыз катнашкан.
-Эшкуарлык- ир-егетләр өлкәсе дигән караш бар. Әмма “Әни-эшкуар” программасында катнашучылары киресен исбатлый. Безнең хатын-кызларыбызның амбицияләрен кыю тормышка ашыруын күрү сөенечле хәл. Үз чиратында министрлык хатын-кыз эшкуарлыгын үстерүгә юнәлтелгән проектларга булышуын дәвам итәчәк, - ди БР эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзаалов.
“Әни-эшкуар” программасы ил Президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә куелган “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына булышлык итү” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.