

“Сәламәтлек саклау” милли проекты ярдәмендә Шаран район дәваханәсенә сатып алынган яңа маммографта ике меңнән артык тикшерү үткәрелгән.
Русиядә сөт бизләренең патологиясен диагностикалау өчен маммографик скрининг актив кулланыла.
“Сәламәтлек саклау” милли проектының “Беренчел звеноны модернизацияләү” программасы кысаларында Башкортстанның Шаран районы үзәк дәвахансенә санлы маммограф урнаштырылган. Бүгенге көгә анда ике меңгә якын тикшерү үткәрелгән.
Маммография 50 ел эчендә керем югары булган илләрдә хатын-кызлар арасында күкрәк бизләре онкологиясеннән үлем очракларын 20-30 поцентка киметкән. Анда скрининг 70%тан арта.
-Әлеге диагностиканың әһәмиятен билгеләп үтәсе килә. Сөт бизе рагы хатын-кызлардагы онкология чирләре арасында беренче урында тора бит. Иртә стадиясендә аны ачыклау чирне тулымсы белән дәвалый алуга мөмкинлекләрне арттыра, - ди табиб-рентгенолог Марат Гисматуллин.