

Краснокама районы Николо-Березовка авылының үзәк мәйданында сквер ачылган. Ул «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча төзекләндерелгән. Бу хакта БР Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында хәбәр иттеләр.
2022 елда милли проект буенча 2023 елда төзекләндерелергә тиешле булган урыннарны сайлау буенча тавыш бирү узган. Николо-Березовка авылының үзәк мәйданындагы сквер җиңүче дип билгеләнгән, аның өчен 2,7 меңнән артык тавыш бирелгән. Бу урын авыл халкының ял итү һәм йөрү урыны булып тора, аның гомум мәйданы якынча 1 мең кв.м тәшкил итә.
Монда тротуар плитәсе җәелгән туры һәм ярымтүгәрәк эскәмияләр, яктырткычлар, кечкенә архитектура формалары урнаштырылган, декоратив куаклар утыртылган.