Милли проектлар
25 Октября 2023, 19:56

Халык моңа шатланып бетә алмый

Яңа фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) Кармаскалы районының Иске Бабич авылында ачылды. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектын тормышка ашыру кысаларында барлыкка килде.

Учреждениегә 694 кеше, шул исәптән 109 бала карый. Монда тәҗрибәле фельдшер Закирә Абдуллина кабул итәчәк, аның хезмәт стажы - 41 ел. Авыл район үзәгеннән 25 чакрым ераклыкта урнашкан, әмма хәзер халыкка еракка, район хастаханәсенә йөрергә түгел,чөнки алар үз ааылларында да беренчел медицина ярдәм ала алачак.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас