

Башкортстан – матур табигате белән генә түгел, беренче чиратта, күп милләтле халкы һәм аларның гореф-гадәтләре, дине белән дә туристлар өчен уникаль территория.
Былтыр республикада үткән II этнотруизм буенча халыкара форумда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров туристик тармакның югарыга үрләү өчен зур мөмкинлеге булуын әйтеп үткән иде. Русиядә этнотуризм иң өметле тармак булып исәпләнә.
Этнотуризм – туризмның кызыклы төре. Башкортстанда күрсәтерлек урыннар бар. Әйтик, Шүлгән-таш мәгарәсендә музей төзелде. Ул музей, шулай ук, чолыкчылык һәм кымыз эшләү кебек уникаль күренешләрне күрсәтә. Республикада Алтын Урда чорын күрсәткән ике музей бар, шулар белән бәйле зур проектны гамәлгә ашыру башланды: күчмә цивилизацияләрнең зур Евразия музее төзелә.
Галимнәр дә бу проекта уңай бәя бирде.
Бүгенге көндә республикада “Торатау”, “Янган-тау” геопарклары, “Шүлгән-таш” дәүләт тыюлыгы, “Бабай утары” этнографик комплексы, “Алтын кош” башкорт усадьбасы, “Башкортстан йөрәге” этно-туристик комплексы, “Инайя” һәм “Терра Инкогнита” этнопарклары эшли.
Бу чаралар РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты кысаларында башкарыла.