Милли проектлар
25 октябрь 2023, 04:22

Халкының тугры улы

Яңавыл районының үзәкләштерелгән китапханәсендә күренекле шагыйрь, 25 ел “Замандаш” әдәби берләшмәсен җитәкләгән Фәрит Суфияровның туган көнендә аның почмагын ачтылар.

Халкының тугры улыХалкының тугры улы
Халкының тугры улы

 

 Күргәзмә РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында башкарылды.

Фәрит Суфияров Яңавыл районының Исәнбай авылында туып үсә. Алабуга шәһәрендә педагогия институтын тәмамлый, студент елларында әдәбият белән кызыксына башлый. Башкорт, татар  шагыйрьләренең иҗатларын актив өйрәнә. Диплом алганнан соң Яңавыл районындагы мәктәпләрдә эшли. Башкортстан Республикасының  Язучылар союзына керә. 1992 елдан Яңа язучылар оешмасының җаваплы сәркәтибе була.

Фәрит Суфияров – күренелке лирик, романтик. Аның шигырьләре көйсез дә җырлап тора. Алар ана кешегә, туган җиргә, якташларына, хезмәт геройларына багышланган.

Әдәбият өлкәсендәге күп еллык хезмәтләре өчен Фәрит Суфияров “Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булды. Ул Гали Чокрый, Фатих Кәрим, Әнгам Атнабаев премияләре лауреаты.

Чыганак: МКУ "Управление культуры Янаульского района"

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас