Башкортстанда «Урманны саклыйк» бөтенрусия акциясенә нәтиҗә ясаганнар.
Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов билгеләп үткәнчә, акцияне республика халкы гына түгел, ә төбәкнең эре предприятиеләре дә актив рәвештә хуплаган, әйләнә-тирә мохит турында кайгыртуга үз өлешен керткән.
- Экологик чараларда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә. Барлык муниципалитетлар да республиканы яшелләндерүгә үз өлешләрен керттеләр, - диде Марат Шәрәфетдинов.
Быел акциядә катнашучылар агачлар утыртып кына калмадылар, ә урман территорияләрен җыештырдылар, шулай ук элек утыртылган үсентеләрне карадылар.
«Урманны саклыйк» Бөтенрусия акциясе кысаларында республика урманнарында көзге чорда 1300 гектар мәйданда 4,5 миллион үсенте утыртылган, экологик чараларда 80 меңгә якын кеше катнашкан.
2024 елда «Урманнарны саклау» федераль проекты чикләрендә «Урманнарның әйләнеш балансын һәм яңадан торгызуны тәэмин итү» күрсәткечен 100 процентка җиткерү максаты куела.
- Киләсе елда әлеге күрсәткечкә ирешү өчен, без 15,2 мең гектардан да ким булмаган мәйданда урман торгызу эшләрен планлаштырдык, - дип билгеләп үтте Марат Шәрәфетдинов.
Чыганак: СРК нацпроекты.