Милли проектлар
24 октябрь 2023, 07:30

Юллар, юллар, озын булса булсын...

Тик соңгысы гына булмасын.

Юллар, юллар, озын булса булсын...Юллар, юллар, озын булса булсын...
Юллар, юллар, озын булса булсын...

Тик соңгысы гына булмасын.

 

Башкортстан дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов үз телеграм-каналында, һава торышы үзгәрүен искә төшереп, юлда йөрүчеләргә мөрәҗәгать итте.

 

Көннән-көн кышка ныграк якынаябыз. Карлы-яңгырлар, температураның төнлә нульдән түбән булуы бозлавык хасил итә. Мондый вакытта юлда ара ераклыгы  начар күренә.

 

 «Һава торышында кискен үзгәрешләр сакланган чорда юлларда аеруча игътибарлы булу кирәк. Автомобиль йөртүчеләргә техниканың төзеклеген даими тикшереп торырга, яктырткыч приборларны төзәтергә, пыялаларны тазартучы җайланмаларны, аккумуляторны, электр системасын көйләргә киңәш итәм.

Водительләргә кышкы юлда йөрү тәртибен искә төшерергә, күңел белән шуңа җайлашырга вакыт җитте. Юлларда кискен хәрәкәт итмәскә, нинди адымга барганда да, иң беренче хәвефсезлек турында уйлап эш итәргә киңәш итәм.

Җәяүле юлларын карап йөрергә кирәклеген, тизлекне алдан ук киметү мотлак булуын искә төшерәм», — дип искәртте Башкортстан буенча  ЮХХДИ җитәкчесе.

Владимир Севастьянов кышкы тәгәрмәчләргә күчүне дә сузмаска кушты.

 «Вакытында кышкы тәгәрмәчләргә күчү водительгә юлда ышанычлы хәрәкәт итәргә, төрле һава шартларында да, аеруча, беренче кар яуганда, югалып калмаска ярдәм итә, — диде. — Көннең кыскаруы, явым-төшем, томан – юлда күрү сәләтен нык киметә. Шул сәбәпле, җәяүлеләргә өс киемнәренә яктырткыч элементлар беркетергә һәм тротурадан гына йөрергә, машина юлына чыкканда хәвефсезлеккә тулысынча инанып кына чыгарга тәкъдим итәм».

 Мондый чаралар һәм таләпләр “Имин һәм хәвефсез автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларындагы төп шартларга ирешүдә бик мөһим адымнар ул.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас