Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 октябрь 2023, 09:38

Спорт, син – дөнья!

2024 елда Башкортстан  «Русия – спорт державасы»  Халыкара форумын кабул итәчәк.

Спорт, син – дөнья!
Спорт, син – дөнья!

 

2024 елда Башкортстан  «Русия – спорт державасы»  Халыкара форумын кабул итәчәк.

 

Бу хакта Русия президенты Владимир Путин 19 октябрьдә, Пермьдә спортчылар форумын ачканда игълан итте һәм спортчыларны Уфага форумга, шулай ук Башкортстаныбыз башкаласының туган көнен бәйрәм итәргә чакырды.

 «Традиция буенча ул зур илебезнең төрле шәһәрләрендә уза. Бу юлы ул Башкортстанның башкаласы Уфа булыр. 2024 елда Уфа үзенең 450-еллыгын билгели. Форум кунаклары бәйрәм чараларында катнашыр, Русиянең шулай ук үзенчәлекле, бик мавыктыргыч, кызыклы, киңкырлы мәдәниятле төбәге белән танышыр», – диде Путин.

 

Пермьдә узган «Русия – спортлы держава» Халыкара форумында безнең төбәк Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

 

Ул киләсе форумны Уфада уздырырга карар итүе өчен Президентка рәхмәт белдерде һәм аның гадәттәгечә югары дәрәҗәдә узасын ышандырды һәм бу вакыйганың «Уфаның 450-еллыгына багышланган чараларның иң мөһим өлешенең берсе» буласын ассызыклады.

Радий Хәбиров белдерүенчә, без алдан зур эшләр башкардык, чөнки форум өчен билгеле бер инфраструктура кирәк. Бездә хәзер бик күп объектлар төзелә. Уфа да юбилейга бик җитди әзерләнә. Форум безнең халык өчен яхшы бүләк булыр, тулаем алганда аның Уфада узуы Башкортстанда да,  Русиядәге кебек үк, спорт һәм физкультураны үстерүгә бер зур этәргеч булачак.

  

Әйе, спорт - зур сәламәтлек чыганагы. Спорт белән шөгыльләнү  пропагандаланса, күпләр спортка тартылса, моның өчен мөмкинлекләр артса, В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында ниятләнгән эшләр тормышка тизрәк ашар, күбрәк яшьләр сәламәт тормышны сайлар, күбрәк кешеләр сәламәт булыр.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: