Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 октябрь 2023, 12:52

Казахлар Башкортстанга ни бирә?

Беренче көн нәтиҗәләре игътибарга лаек.

Казахлар Башкортстанга ни бирә?
Казахлар Башкортстанга ни бирә?

Беренче көн нәтиҗәләре игътибарга лаек.

 

 

Казахстан Республикасының РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Даурен Абаев җитәкчелегендәге Казахстан Республикасы рәсми делегациясе Уфада булып, эшчәнлек башлады.

Беренче көн нәтиҗәләре дә игътибарга лаек. Делегация башлап «Кроношпан Башкортостан» җәмгыятенең агач эшкәртү предприятиесендә һәм Уфаның баш техник университетында булды.

Ике республика арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше күрсәткечләре 2023 елның гыйнвар-август айларында узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5 процентка арткан. Бу акта сәфәр барышында билгеләп үтелде.

 

- Әйтик, 2023 елның гыйнвар-август айларында Казахстан белән Башкортстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше 5 проценттан артып киткән, ә Башкортстан экспорты, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 7,5 процентка арткан. Без республикалар арасында ике як өчен дә отышлы хезмәттәшлек табабыз, Казахстан - безнең әйдәүче партнерларыбызның берсе. Казахстан Республикасы делегатлары өчен Башкортстанның әйдәп баручы агач эшкәртү предприятиесендә, Уфа дәүләт нефть-газ-техник университетында булу белән бай программа оештырылган иде. Без кунакларга республикабызның үсә барган инвестицион һәм икътисади потенциалын күрсәтергә ниятлибез, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

“Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлыкка ярдәм”  гомумдәүләт проекты кысаларында ике республика арасында арытаба да зур эшләр эшләнер дигән ышаныч зур.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: