

Искиткеч хәбәрләр.
«Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында Караидел укучылары мультфильмнар төшерергә өйрәнде.
Караидел Үзәк китапханәсендә укучылар өчен мультфильмнар төшерергә өйрәнү буенча осталык сәгатьләре үтте.
Бу эш балалар өчен генә мавыктыргыч түгел, өлкәннәр дә кызыгырлык бит.
Укучылар мультфильм төшерү эшенә җиң сызганып тотынды. Үзләрен аниматорлар итеп хис итте алар. Ә китапханәчеләр мультстудия ярдәмендә тудырылган беренче мультфильмнар турында сөйләде.
Осталык сәгатендә катнашучылар анимациянең нигезләрен, мультстудиядә эш алымнарын өйрәнде һәм аларны гамәлдә кулланып карады. Балалар үз персонажларын җанландырып, үзләре уйлап тапкан күңелле вакыйгаларны тергезде. Шулай итеп, балалар алган белемнәрен эш белән ныгытып куйды.
Үткән сәгатьләр онытылмас тәэссоратлар, фәһемле сабак, кирәкле белем нигезләре бүләк итте.