

"Экология" милли проектының "Чиста ил" федераль проекты кысаларында Баймак, Сибай, Стәрлетамак, Дәүләкән, Благовещенск, Күмертау шәһәр читләрендә урнашкан санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү эшләре бара.
Чараларны башкару өчен 2 млрд. сумнан артык акча бүленгән. Аның 1,6 млрд. сумы - федераль бюджеттан. Республиканың 5 каласында рөхсәт ителмәгән чүплекләрне 2023 ахырына кадәр бетерү каралган. Күмертауда исә 2024 ел ахырына планлаштырылган.
Быел Благовещенскида 3,7 гектарда санкцияләнмәгән чүплекне бетерәләр. Аны ике этапта юк итү күзаллана. Чүплекне юк итү 35 мең кала кешесенең тормышын яхшыртачак һәм без алар башкача яңа чүплекләр булдырмас дип ышанабыз, дип белдерәләр БР табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгыннан.
БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы сайты.