Милли проектлар
23 октябрь 2023, 07:59

Быел яңа 75 ФАП эшли башлаячак

Алар "Сәламәтлек саклау" милли проекты булышлыгында төзелгән.

Быел яңа 75 ФАП эшли башлаячакБыел яңа 75 ФАП эшли башлаячак
Быел яңа 75 ФАП эшли башлаячак

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин белдерүенчә, быел республикада яңа 75 фельдшер-акушерлык пункты, 10 амбулатория һәм 5 табиб кабинеты ачыла. Алар "Сәламәтлек саклау" милли проекты булышлыгында төзелгән. Искә төшерик: авылларда сәламәтлек саклауны ныгыту һәм модернизацияләү милли проектның төп бурычларның берсеннән санала.
Шушы көннәрдә Айрат Рәхмәтуллин Бөре районының Силантьево авылында яңа ФАП ачу вакыйгасында катнашты. Медицина учреждениесе бөтен стандартлар һәм санитар нормаларга җавап бирә. Биредә пациентларны кабул итү, вакцина ясау һәм диспансеризация үткәрү өчен бөтен шартлар тудырылган.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас