

"Мәгариф" милли проекты кысаларында Калтасы районы мәктәпләре һәр атнаның шимбәсендә булачак беренче класс укучыларын каршылый. Балалар бер-берсе, беренче укытучылары белән таныша, уйный, рәсем төшерә, яза, әкият һәм хикәяләр тыңлый, кыскасы, мәктәп тормышына күнегәләр.
21 октябрьдә Калтасының 1нче санлы 5 "в" классы укучылары кече яшьтәгеләр өчен "Белмәмеш һәм аның дуслары маҗаралары" әкиятен әзерләгән. Портфелен югалткан Белмәмешкә дуслары - "Алтын ачкыч, ягъни Буратино маҗаралары", "Сабый һәм Карлсон, "Кызыл башлык" әкиятләре персонажлары - булыша. Моннан тыш, беренче класслар табышмаклар чиште, бәйгеләрдә катнашты, биеделәр.
Калтасы 1 санлы мәктәбе директоры Артур Каһиров белдерүенчә, "Булачак беренче класс укучысы мәктәбе" программасы 6-7 яшьлек балаларга тәгаенләнгән һәм ул гомум белем бирү федераль дәүләт стандартына ярашлы эшләнгән. Әлеге программа булачак беренче класс укучысының гомум үсеш, физик, социаль һәм психолик функцияләре бурычларын чишәргә ярдәм итә.
Калтасы районы хакимияте.