

Ил башлыгы Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырылучы “Мәгариф” милли проекты кысаларында Агыйдел шәһәренең балалар бакчаларында әтиләр көненә багышланган спорт чаралары узды.
Русиядә әтиләр көне рәсми бәйрәм булып тора, ул елдан-ел пулярлаша бара. Әтиләр көне - әтинең гаиләдәге абруен күтәрү, балаларны тәрбияләүдә җаваплылыгын арттыру, котлау өчен бик күркәм сәбәп.
Бәйрәм хөрмәтенә шәһәрнең мәктәпкәчә учреждениеләрендә спорт эстафеталары узды. Алар балалар бакчаларының спорт мәйданчыкларында оештырылды. Соңыннан алып баручылар бик күп кызыклы һәм күңелле конкурслар үткәрделәр, ә тәрбияләнүчеләр барысын да күңелгә үтеп керерлек шигырьләр белән сөендерделәр. Тәрбияләнүчеләр һәм аларның әтиләре бик күп уңай эмоцияләр алдылар, үзләрен актив, җитез итеп күрсәттеләр. Спорт бәйрәме ахырында барлык әтиләр дә “Спортивный әти” исеменә лаек булдылар һәм медальләр алдылар.
"Яхшы әти буллу - ир-ат тормышында иң җаваплы һәм кирәкле эш. Әтиләр һәрвакыт балалары өчен үрнәк булырга омтыла”, — дип билгеләп үттеләр чараны оештыручылар.