

Бүген әлеге микрорайонда яшәүчеләрне бу сорау күптән борчый.
Затон-Восточный микрорайонында төзелеп килгән мәктәпне 2023 елның ахырына кадәр тапшырырга планлаштыралар. “Мәгариф” милли проекты кысаларында төзеләчәк бу мәктәп 1225 бала белем алуга исәпләнгән. Бүгенге көндә бинаның электр монтажын, фасадын, эчке эшләрен тәмамлау өчен тырышалар. Шулай ук тәрәзәләр кую белән территорияне төзекләндерү эшләре дә бер үк вакытта алып барыла.
Соңгы елларда зур күләмдә төзелешләр алып барылган Затон бистәсе халкы мәктәп ачылу көнен ашкынып көтә.
Фото: администрация Уфы