Милли проектлар
20 октябрь 2023, 11:37

Мүлчә бакчаны саклый

Октябрьдә яшь үсентеләрне утыртырга мөмкин.

Мүлчә бакчаны саклыйМүлчә бакчаны саклый
Мүлчә бакчаны саклый

Кәүсә тирәләрен мүлчәләгез. Көзге мүлчәләү берьюлы

берничә проблеманы хәл итәргә булыша: дым саклый, кинәт

туфрак туңудан саклый, шулай ук ашлама да булып тора.

Әйткәндәй, мүлчәнең калынлыгы 5-10 см. булырга тиеш.

  • Октябрьдә яшь үсентеләрне утыртырга мөмкин. Әгәр сез

аларны салкыннарга кадәр утыртып калырга өлгермәсәгез, җиргә

күмеп торыгыз, ә язын утыртырга мөмкин булачак.

  • Агачларны акладыгызмы әле? Махсус буяу яки известь белән

аклау агачларны кышкы салкыннардан һәм чагу кояш нурларыннан

саклый. Агарту эшләрен тик һава температурасы 5 градустан

югарырак булганда һәм яңгырсыз көннәрдә генә башкарырга

кирәк.

Фото: poryadok.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас