1997 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) тарафыннан 20 октябрь– Бөтендөнья остеопорозга каршы көрәш көне дип игълан ителгән иде.
Остеопороз – дөньяда иң киң таралган чирләрнең берсе. Аның аркасында гаять катлаулылардан саналган сөяк архитектурасы бозыла, сөяк йомшара һәм хәтта аз гына көчергәнеш вакытында да ул сынарга мөмкин...
“Сихәт” битләрендә без төрле авырулар турында язабыз. Һәм, гадәттә, әңгәмә кору өчен республикабызның билгеле табибларын редакциягә чакырабыз. Бу юлы исә, киресенчә, үзебезне кунакка чакырдылар. Кайда дисезме? Уфаның 157нче санлы балалар бакчасына. Анда билгеле табиб, башкаланың 21 санлы дәүләт клиник дәваханәсенең травматолог-ортопеды, Уфа шәһәренең Остеопорозны искәртү, диагностикалау һәм дәвалау үзәге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты, БР Сәламәтлек саклау отличнигы, БР атказанган табибы Радик Нурлыгаянов белән бик тә фәһемле, балаларга да , өлкәннәргә дә күп файда китерерлек теманы үз эченә алган “Физкультурага – әйе! “Остеопорозга – юк!” дип аталган сәламәтлек дәресе үтте.
Балалар безне якты һәм иркен спорт залында, тигез рәткә басып, шат елмаеп һәм сәламләп каршы алды. Үзләре янына кунакка килгән Радик абыйларын алар игътибар белән тыңладылар.
-Кадерле балалар, мин – табиб-травматолог, исемем – Радик,- дип балалар белән бер дулкында сүзен башлап җибәрде Радик Зөфәр улы.- Беләсездер инде, травматолог – сынган сөякләрне дәвалаучы белгеч. Барсы да яхшы аңлап тора: сөякләр зыянлау бик нык авыртынуларга китерә. Остеопорозның нәрсә икәнен күпләрегез, бәлки, белмидер дә әле. Ул – сөякләрнең тиз сыну куркынычы. Мәсәлән, йөгерә идегез, егылдыгыз – ә аяк яки кулыгыз сынган. Ә бит сәламәт сөяк сынарга тиеш түгел! Мин бүген сезгә спортның сәламәтлек өчен никадәр файдалы булуы турында сөйләргә дип килдем. Шуны бервакытта да онытмагыз: спортны сөймәгән, физкультура дәресләрен яратмаган, озак итеп телефонда һәм компьютер артында утырырга яраткан балаларның сөякләре һич тә сәламәт була алмый. Шулай ук начар туклансаң: сөт эчмәсәң, шифалы йогырт ашамасаң, кефир, балык яратмасаң да сөякләр зәгыйфь була. Шуны да онытмагыз: күп чипсы һәм газировка эчкән кешеләр остеопорозга ныграк бирешүчән булалар. Минем сезгә киңәшем шул, кечкенә дусларым: сәламәт һәм шат күңелле, бәхетле булып яшисегез килә икән, спорт иң якын дустыгыз булсын: физик күнегүләр эшләгез, сыр, аш, ботка, яшелчә-җимеш кебек файдалы ризыклар белән тукланыгыз. Чөнки бу ризыклар мускулларны һәм сөякләрне үстерә, кешене сәламәтрәк итә. Менә шул вакытта сез һәрвакыт көчле, сәламәт һәм матур-зифа кешеләр булып үсеп җитәрсез. Ә бургер, пепси, чипсы һ.б. ризыкларны бәйрәмнәр вакытында, аз-азлап ашау-эчү дә җитәр. Мин сезнең һәрвакытта да менә бүгенгедәй шат йөзле һәм сәламәт булуыгызны телим.
Балалар табиб абыйларының теләкләрен бик кызыксынып тыңлады, аның файдалы киңәшләрен тотарга сүз бирде.
“Сәламәтлек дәресе”ндә балалар килгән кунакларга төрле физик күнегүләр эшләп күрсәттеләр, шау-гөр килеп кызыклы уеннар уйнадылар, шулай ук остеопорозга бәйле булган күпсанлы сорауларга җавап бирделәр.
-Ботка бик тәмле ризык, ул файдалымы?- Радик Зөфәр улының бу соравына барлык балалар да: “Әйе!” дип дәррәү җавап кайтардылар.
- Ә бер капчык кәнфит ашау кирәкме, балалар? Бу сорауга алар шулай ук бердәм рәвештә “Юк!” дип җавапладылар. Балаларның зур әзерлек белән каршы алуларына күңеле булган табиб үзе дә буш кул белән килмәгән иде, әлбәттә: ул барысын да файдалы да, тәмле дә йогырт белән сыйлады. Чара искиткеч күңелле һәм фәһемле үтте.
Радик Нурлыгаянов – Башкортстанда остеопороз чиренә каршы алып барылган көрәшкә зур өлеш кертүче табибларның берсе. Бу максатка ирешү юлында ул даими рәвештә балалар, укучылар һәм өлкәннәр белән очрашулар оештыра. Шул ук вакытта Радик Зөфәр улы фән белән дә җитди шөгыльләнүче практик белгеч. Бу уңайдан аның медицина фәннәре кандидаты булуы һәм берничә китап һәм белешмәләр авторы икәне хакында искә төшерү урынлы булыр.
Узган чарадан соң без Радик Зөфәр улы белән әңгәмә корып алдык.
- 20 октябрь – остеопорозга каршы көрәш көне. Бу дата Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан юкка гына шулай киң билгеләнеп үтелмидер?
-Русиядә ул 2005 елдан алып билгеләнә. Әлбәттә, юкка түгел. Остеопороз торган саен үсә-арта баручы глобаль проблемаларның берсе һәм аның өчен бернинди чикләр юклыгы бар кешелекне хәвефкә сала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы биргән мәгълүматларга караганда, остеопороз, инфекцияле булмаган чирләр арасында йөрәк-кан тамырлары системасы, яман шеш һәм шикәр чирләреннән кала, дүртенче урынны били.
Остеопороз белән дөньяда 50 яшьтән узган һәр өченче хатын-кыз һәм һәр бишенче ир-ат җәфа чигә. Русиягә килгәндә, безнең 33,8 процент гүзәл затларыбыз һәм 26,9 процент ир-егетләребез аның белән авырый. 43,3 процент хатын-кыз һәм 44,1 процент ир-атларыбызда остеопения билгеләре ачыклана.
Халыкара остеопороз фонды исәпләп чыгаруынча, Русиядә бу чир 14 миллион кешедә, ягъни илдә яшәгән халыкның 10 процентында теркәлгән. Җитмәсә, 20 миллион кеше остеопения – остеопорозның башлангыч стадиясе – белән интегә. Менә шулай итеп, бүген сөяк сыну буенча хәвеф төркемендә 34 миллион кеше дигән сүз! Шунысы тагын да ныграк борчуга сала: фонд экспертлары фаразлавынча, 2050 елга бу сан өчтән бер өлешкә “үсеп”, 45 миллион тәшкил итәргә мөмкин. Бүген Русиядә, Русия Президенты кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында, остеопорозга каршы нәтиҗәле көрәш алып барыла. Ләкин башкарасы эшләр бихисап әле.
-Нәрсә соң ул остеопороз дигән сорау бүген күпләрне борчый торгандыр?
-Ул скелет системасы авыруы. Остеопороз булганда сөяк тукымасы массасы кими һәм аның сыйфаты начарая. Бу исә сөякләрнең зәгыйфлегенә, нәтиҗәдә, аз гына травма очрагы булганда да сөякләр сынуга китерә.
Остеопороз ешрак умыртка сөягенең компрессион сынуы, кулбаш сөягенең дисталь сынуы (перелом Коллеса), янбаш сөяге сыну һ.б. белән үзен күрсәтә. Янбаш сөяге сыну иң катлаулы сынау булып исәпләнә, чөнки аны дәваханә шартларында заманча ысуллар белән генә дәвалау мөмкин. Бот сөяге сынучы кешеләрнең 20 процент чамасы вафат була, калган пациентларның яртысы исә инвалидлыкка дучар була.
-Бүген балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән бик тә фәһемле чара үтте. Остеопороз кебек мәкерле чирне без, гадәттә, өлкән яшьтәге кешеләр авыруы дип кенә беләбез. Әллә ул, чынлап та, балаларга, үсмерләргә дә яныймы?
-Чир, нигездә, өлкәннәргә ныграк хәвеф белән яный. Ләкин бу патологиягә шулай ук балалар да дучар булырга мөмкин. Элегрәк сөякләр зыянлау фактын ачыклау, сыну очрагының кайчан янавын ачыклау авыррак иде. Чөнки диагноз кую гадәти рентген сурәте ярдәмендә алып барылды. Бүген инде, заманча медицина техникасын файдаланып, сөяк тукымасының тыгызлыгын белергә мөмкин. Һәм табиб, сөяк массасының акрын үсүен ачыклап (бу 40-50 процентка кадәр булырга мөмкин), балада остеопороз булу-булмавын әйтә, кирәкле дәвалану курсы билгели ала.
-Балада бу чир нидән барлыкка килә соң?
-Баланың сөякләре җенси яктан өлгергәнче үсә һәм формалаша. Шунысы да бар: сөяк озынлыкка кимерчәк тукымалары ярдәмендә үсә, ә киңлеккә – сөяк тукымалары барлыкка килү исәбенә.
Балаларда остеопороз барлыкка килүнең сәбәпләрен ике зур төркемгә бүлергә була:
Шунысы бар, әлеге баланс теләсә нинди яшьтә дә бозылырга мөмкин. Әгәр инде бала туганда ук мондый патология белән туа икән, “тумыштан килгән остеопороз” турында сүз бара дигән сүз. Моңа нәрсәләр сәбәпче була дисезме?
Тәү чиратта, сабыйның вакытыннан алда тууы, өлгереп җитмәве, шулай ук карында вакытта сабыйга кислород җитешмәү, авырлы вакытта ананың начар гадәтләргә (тарту-эчү, наркотиклар) ия булуы һ.б. сәбәпләр этәргеч булырга мөмкин.
Үсмерләргә килгәндә исә:
*тәмәке тарту һәм спиртлы эчемлекләр кабул итү,
*дөрес тукланмау һәм рационда сөт ризыклары аз булу,
*физик активлык җитешмәү,
*хроник ашказаны һәм эчәк юллары, бөер һәм бавыр чирләре күзәтелү һ.б.
-Балада бу чир булу-булмавын ата-ана алдан күрә аламы?
-Кагыйдә буларак, бала үскәндә остеопорозның билгеләре сизелми. Тик сөяк тукымаларының ныграк зыянлавы белән генә аркада, аякларда авырту тоелырга мөмкин. Шулай ук басып торганда яки утырганда тиз ару хисе сагайтырга тиеш. Авыртынулар башта гәүдә бер халәттә булганда гына күзәтелсә, соңрак ул даимигә әверелә.
Бу патология турында, гадәттә, зур булмаган травмалар булганда яки кабаттан сөяк сыну очрагы күзәтелгәндә генә уйлана башлыйлар... Һәрхәлдә, ниндидер хәвефле билгеләр борчый икән, табибка тизрәк күренергә киңәш итәм.
-Өлкәннәрне дәвалау турында гәзитебездә язып чыккан бар. Ә менә балаларда остеопороз күзәтелгәндә ничек дәваларга?
-Балаларны кечкенәдән спортка һәм сәламәт туклануга күнектереп үстерү – һәрбер ата-ананың изге бурычы. Шушы таләпләрне җиренә җиткереп үтәгәндә сөякләрне озын-озак еллар дәвамында сәламәт итеп сакларга мөмкин. Әгәр остеопороз диагнозы куелды икән, ул чакта инде сезгә барсын да табиб аңлатыр һәм тиешле дәвалау ысулларын тәкъдим итәр. Яшь организм бирешмәскә тиеш, тик белгеч кушканнарны төгәл үтәгез.
Барыбыз да сәламәт һәм бәхетле булыйк, “Өмет”не яратып укучы дусларым!
Гөлара Арсланова.