Милли проектлар
20 октябрь 2023, 08:08

Авыл халкы сәламәт булсын!

“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында Башкортсанның авыл дәваханәләрен заманча диагностика корылмалары белән тәэмин итү дәвам итә.

Авыл халкы сәламәт булсын!Авыл халкы сәламәт булсын!
Авыл халкы сәламәт булсын!

“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында Башкортсанның авыл дәваханәләрен заманча диагностика корылмалары белән тәэмин итү дәвам итә.

   Әлеге проектка ярашлы, Шаран үзәк дәваханәсе күптән түгел өр-яңа рентген белән диагностикалау комплексын кабул итеп алган иде. Бүген исә аппарат ярдәмендә 4000нән артык тикшерүләр үткәрелгән дә инде.

   -Сыйфатлы диагностика үткәрү – сыйфатлы дәвалауга тәүге адым. Яңа техника кабул иткәннән соң бездә тикшерүләрнең күләме дә, сыйфаты һәм тизлеге дә яхшырды,- ди бу уңайдан табиб рентгенолог Әмир Аскаров.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас