

“Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанда ел саен халык өчен ял итү урыннары яңартыла. Быел бездә 123 территорияне төзекләндерү планлаштырылган.
Шундый төзекләндерелгән урыннарның берсе - Краснокама районы Николо-Берёзовка авылының үзәк мәйданындагы сквер. Төзекләндерелгән сквер Республика көне алдыннан тантаналы шартларда ачылды.
Былтыр 2023 елда “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты кысаларында төзекләндерү өчен иҗтимагый территория сайлау буенча тавыш бирү узды. Краснокама районы халкына ике территория тәкъдим ителде. Барлыгы 3569 кеше тавыш бирде. Җиңүче проект итеп Николо-Берёзовка авылының үзәк мәйданындагы скверны билгеләгәннәр, аның өчен 2770 тавыш биргәннәр.
Скверның мәйданы 1005 квадрат метр тәшкил итә. Биредә тротуар плитәсе (брусчатка) тезелгән, урналар, яктырткычлар, кече архитектура формалары булган эскәмияләр урнаштырылган, декоратив куаклар утыртылган.