+21 °С
Болытлы


“Мәдәният” милли проекты кысаларында Дүртөйле шәһәренең тарих-туган якны өйрәнү музеена ремонт ясала. Төзекләндерү эшләре өчен 28,5 миллион сумнан артык акча бүленгән.
Музейда күргәзмә заллары, хезмәткәрләр өчен кабинетлар яңартылган, инженерлык коммуникацияләре алыштырылган, яңа җиһазлар сатып алынган. Музей заманча һәм концептуаль булачак. Шулай ук үзендә шәһәр кысаларында үктән вакыйгаларны туплаячак.
Капиталь ремонт агымдагы елның декабрь аенда тәмамланырга тиеш.