

Кырмыскалы районы Кырмыскалы авылы гимназиясенә заманча корылманың соңгы партиясе кайтарылды. Информатика кабинетына 32 ноутбук тапшырылды. Гимназия укучылары тормышындагы әһәмиятле бу вакыйга Владимир Путин указы белән гамәлгә куелган “Мәгариф” милли проектының “Санлы мәгариф мохите” федераль проекты кысаларында тормышка ашырылды.
Җәмгысе мәгариф учреждениесендә 4,5 миллион сумлык техника яңартылды. Башлангыч сыйныфларның бер кабинетында һәм рус теле һәм әдәбияты кабинетында -интерактив телевизор, физика кабинетында интерактив панель урнаштырдылар. Аларның интернетка чыгу мөмкинлеге дә бар. Димәк, гимназия укучылары онлайн олимпиадаларда, конкурсларда һәм конференцияләрдә катнаша алачак.