

Бала караучы яки тәрбияче ярдәмчесе белгечлеген бушлай алырга мөмкин, дип хәбәр итә Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. Укыту «Демография» милли проекты кысаларында үткәрелә. Бушлай уку өчен "Русия эше" порталында гариза бирергә кирәк.
"Программа буенча уку 72 сәгать тәшкил итә. Эшсезләргә, беренче тапкыр эш эзләгән чыгарылыш укучыларына, эштән азат ителү куркынычы янаган хезмәткәрләргә, яшь әниләргә бик отышлы бу", — дип билгеләп үтте БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Валерий Шахов фотосы.