Милли проектлар
18 октябрь 2023, 02:54

"Сәламәтлек сукмагы"

Тәтешледә "сәламәтлек сукмагы" барлыкка килде.

"Сәламәтлек сукмагы""Сәламәтлек сукмагы"
"Сәламәтлек сукмагы"

«Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Тәтешле районының Югары Тәтешле авылында "Сәламәтлек сукмагы" иҗтимагый территориясен төзекләндерү тәмамланды. Бу җәяү һәм велосипедта йөрү өчен урын булачак. «Халык сукмаклары»н төзекләндерү инициативасы халыкның үзенеке.

 Биредә территорияне чистартканнар, бордюрлар урнаштырылган. Хәзер өлкәннәр һәм балалар монда рәхәтләнеп йөри алачаклар -уңайлы эскәмияләргә утырып, табигать матурлыгыннан ләззәтләнә алачаклар. Бу урын авылдашларның һәм район кунакларының яраткан урыны булачак.

"Тәтешлеләргә велосипедчыларны һәм җәяүлеләрне автомобиль агымыннан саклый торган төзекләндерелгән юллар системасы кирәк иде. Велосипед һәм җәяүлеләр юлы нәкъ шуның өчен! Хәзер өлкәннәр һәм балалар бу территория аша рәхәтләнеп үтә алачак", - диде Тәтешле районы хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас