Милли проектлар
17 октябрь 2023, 03:00

Яңа паркта яңа тормыш

Федоровка районы Федоровка авылы паркында спорт мәйданчыгы ачылды, ул район үзәгендә паркны төзекләндерү буенча зур проектның бер өлеше булып тора.

Яңа паркта яңа тормышЯңа паркта яңа тормыш
Яңа паркта яңа тормыш

 Аның кысаларында мәйданчыкның нигезе әзерләнде һәм асфальтланды, резина япма ясалды, тышкы яктырту үткәрелде, койма куелды, дип хәбәр иттеләр район муниципалитетында. Бу мәйданчыкның тышлыгы югары һәм түбән температураларга чыдам, бу аны елның теләсә кайсы вакытында кулланырга мөмкинлек бирә.

"Җәмәгать территорияләрен һәм төзекләндерү дизайн-проектларын сайлап алу буенча рейтинглы онлайн-тавыш бирүдә катнашканнарның барсына да рәхмәт белдерәм. Паркны яңартуга бик күп көч һәм акча салынды. Теләге булган һәркем спорт мәйданчыгында күнегүләр ясап, саф һавада уйнап сәламәтлеген ныгыта алачак», — дип билгеләп үтте Федоровка районы хакимияте башлыгы Венер Насретдинов. Ачылу тантанасыннан соң ук спорт мәйданчыгында балалар һәм яшүсмерләр катнашында футбол буенча ярышлар узды.

Федоровкадагы паркны төзекләндерү РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында өч ел дәвамында этаплап үткәрелә, гомумән алганда, эшләрне финанслау 26 млн сумнан артык тәшкил итә. Дәүләт программасы шартларына ярашлы, акчаларның төп өлешен төбәк казнасыннан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан финанслау белән федераль бюджет бирә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас