Милли проектлар
17 Октября 2023, 03:30

Тренер-эшкуар

Кырмыскалы районыннан эшкуар Азамат Уразголов милли проект кысаларында спорт клублары үстерү өчен 500 мең сум күләмендә федераль грант отты.

Тренер-эшкуарТренер-эшкуар
Тренер-эшкуар

 

Башкортстанда Кырмыскалы районыннан эшкуар Азамат Уразголов 500 мең сум күләмендә федераль грант отты. Яшь тренер тхэквондо буенча «Молот» балалар клублары челтәрен үстерә. Беренче клубын ул 2021 елда Архангельское авылында ачкан. Бүген аның бөтен республика буенча 12 филиалы бар, анда 400дән артык бала, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар да шөгыльләнә. Спортчылар төрле дәрәҗәдәге ярышларда даими чыгыш ясыйлар һәм призлы урыннар алалар, ел саен спорт җыеннары үткәрелә.

Азамат грант өчен гаризаны РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында тапшырган. Дәүләт ярдәме чараларын ул клубның Стәрлетамак районының Отрадовка авылындагы филиалы өчен яңа җиһазлар сатып алуга җибәрергә планлаштыра.

Яшь эшкуар турында үз социаль челтәрләрендә Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров сөйләде. "Безнең республикада мондый инициативалы, талантлы егетләр бик күп, һәм аларның саны елдан-ел арта гына бара.  Быел илкүләм проект кысаларында безнең республикадан 264 яшь эшкуар финанс ярдәме алды. Грант программасында катнашу өчен төп шартлар, 14 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге яшьтән тыш, проект бәясенең 25% тан ким булмаган өлешен үзлегеннән финансларга әзерлек, шулай ук «Минем бизнес» үзәкләренең берсендә бушлай уку узу. Тулырак мәгълүматны республика эшкуарлык һәм туризм министрлыгының рәсми ресурсларында белергә мөмкин», — дип искәртте премьер-министр.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас