Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 октябрь 2023, 08:25

Башкортстанга кунакка килегез

Ел башыннан бирле ничә туристның Башкортстанга килүе билгеле булды.

Башкортстанга кунакка килегез
Башкортстанга кунакка килегез

 

Быелның гыйнвар-август айларында Башкортстанга 1,66 млн турист килгән, бу 2022 елның шул ук чорына караганда 31,2% ка күбрәк, дип хәбәр итте үзенең Телеграм-каналында республика Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров.

"Хәзерге вакытта төбәк әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында икенче урында һәм илдә 12 нче урында тора. Әмма Башкортстанның потенциалы күпкә югарырак", - дип ышана Назаров.

Туризм индустриясе - бик югары конкуренцияле өлкә, дип билгеләп үтте премьер-министр. Уңышлы үсеш өчен заманча инфраструктура, сервисның югары дәрәҗәсе, танылучанлык мөһим, һәм бу юнәлештә республикада зур эш алып барыла.

Быел Башкортстанда туризмны үстерүгә 1,9 млрд сумнан артык акча юнәлтелде. Шул исәптән РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты кысаларында 1,5 млрд сум күләмендә федераль акча җәлеп ителгән, алар 2023-2024 елларга исәпләнгән. Бүлеп бирелгән акчаларның күп өлеше номерлы фондны арттыруга юнәлдереләчәк. Башкортстанда яңа модульле кунакханәләр һәм глэмпинглар барлыкка киләчәк, инде эшләп килүче кунакханәләрдә номерлар саны артачак.

Моннан тыш, Уфа үзәгенең туристлык кодын проектлауга һәм үстерүгә, вакыйгалы чаралар үткәрүгә, "Башкорт озын гомерлелеге. Туризм" төбәк проектын үстерүгә зур игътибар биреләчәк.

"Дәүләт ярдәме белән барлыгы 3,79 млрд сумлык 150 инвестиция проекты гамәлгә ашырылачак, шул исәптән инвесторларның үз акчалары 2,29 млрд сум тәшкил итә, — дип белдерде Назаров. - Сәяхәт өчен Башкортстанны сайлагыз. Ул сезне үзенең матур табигате, кызыклы маршрутлары һәм милли ашлары белән гаҗәпләндерәчәк”.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: