Кайсы заводлар чөгендерне кабул итә?
Республиканың шикәр заводлары чимал кабул итеп, татлыкайны эшкәртә. “Башинформ” белдерүенчә, шикәр чөгендере 69 % мәйданнан җыеп алынган.
Бу хакта Хөкүмәттә узган киңәшмәдә Башкортстан авыл хуҗалыгы министры – вице-премьер Илшат Фазрахманов хәбәр итте.
Чишмә шикәр заводы 210 мең тонна кабул итеп, 157 мең тонна шикәр ясаган. «Раевсахар» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 143 мең тонна шикәр әзерләгән. Бу киң эшчәнлек “ Кече һәм урта эшкуралык, шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында зур адым буларак игътибар астында.