Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 октябрь 2023, 15:00

Без башка төбәкләргә үрнәк булып торабыз!

Төбәкләрнең иң яхшы практикасы бездә.  

Без башка төбәкләргә үрнәк булып торабыз!
Без башка төбәкләргә үрнәк булып торабыз!

Төбәкләрнең иң яхшы практикасы бездә.

 

 

Инвестиция кагыйдәләре җыентыгы һәм Башкортстанның бизнес-шерифлар институты төбәкләрнең иң яхшы практикасы буларак билгеләнде.

Бу хакта икътисади үсеш министры урынбасары Морат Керефов тарафыннан Түбән Новгородта Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов катнашлыгында узган «Төбәк инвестицион стандартын гамәлгә ашыру» төбәкара форумының пленар утырышында билгеләп үтелде.


- Башкортстанда инвестиция үткәрү системасы республика Башлыгы, Премьер-министрның шәхси контролендә. Төбәктә инвесторлар белән хезмәттәшлек итүнең уникаль практикалары формалаштырылган: муниципаль стандарт, бизнес-шерифлар институты, төзелеш өчен хезмәтләр алу, объектларны инженер һәм юл инфраструктурасына тоташтыру, милек хокукын рәсмиләштерү буенча инвесторның 11 гамәлен үз эченә алган нәтиҗәле инвестиция кагыйдәләре җыентыгы. Бер ел эчендә без инвестиция циклын уртача 40ка киметтек, - диде икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов. Бу эшләр  “Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкурлыкка ярдәм” гомумдәүләт проекты  кысаларында алып барыла.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: