

Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин берничә төбәккә, шул исәптән Башкортстанга, милли проектлар һәм программалар буенча күрсәткечләрне үтәгәне өчен рәхмәт белдерде.
“ Түбән Новгород өлкәсендә, Татарстанда, Пенза өлкәсендә, Башкортстанда, Чечняда, Бурятия һәм Адыгея Республикаларында, Самара һәм Төмән өлкәләрендә, Чуваш Республикасында эшнең югары планкасын билгеләргә телим", — диде ул төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе Президиумы утырышында чыгыш ясаганда. Анда төзелеш һәм юл тармаклары эшенә йомгак ясадылар, 2023 елның тугыз аенда төбәкләрдә милли проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.