

Балык үрчетү осталары Гыйндуллиннар “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проект ярдәмендә җитештерүне киңәйттеләр. Балык бизнесы бик чыгымлы, диләр Караидел районы фермерлары Илвер һәм Гөлнара Гыйндуллиналар. Ләкин барысын да дөрес исәпләсәң, төгәл планлаштырсаң, технологияне белсәң, уңышка ирешеп була.
Гыйндуллиннар хуҗалыгы 2016 елдан бирле форель балыгы үрчетү белән шөгыльләнә һәм бүгенге көндә ул республикада иң эре җитештерүчеләрнең берсе булып тора.
КФХда дүрт буа, ябык цикллы җайланма һәм балык үрчетү өчен барлык кирәкле техника бар.
Гөлнара ире белән дәүләтнең финанс ярдәменә ия булдылар - гаилә фермаларына ярдәм күрсәтү буенча грант программасы аркасында милли проект ярдәмендә кирәкле техника алдылар. Грант суммасы 1,4 млн сумнан артык тәшкил итә.