Милли проектлар
13 октябрь 2023, 06:55

Өч предприятие126 млн сум акча алды

Аларга чыгымнарның 50% компенсациялиләр.

Өч  предприятие126 млн сум акча алдыӨч  предприятие126 млн сум акча алды
Өч предприятие126 млн сум акча алды

Башкортстанда агымдагы елда өч агрокомпания 126 млн, сум субсидия алган — бу аларның су сибү системаларын сатып алуга киткән чыгымнарының яртысын компенсацияләү дигән сүз.

БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, «Нерал-Чишмә» АХП һәм Чакмагышның “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе,  шулай ук Әбҗәлил районының Старцев фермер хуҗалыгы җиһазлар сатып алып, тулаем алганда 1,2 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләрен сугаруны оештырган.

Аларның гомум чыгымнары 253 млн.сум тәшкил итә. Ил башлыгы Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырылучы  “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә нәтиҗәле җәлеп итү һәм мелиоратив комплексны үстерү”  федераль программасы кысаларында Башкортстан аграрийларына чыгымнарның 50%  компенсациялиләр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас