

Русия Президенты Владимир Путин указы буенча гамәлгә ашырылучы "Сәламәтлек саклау" милли проектының “Башкортстанда медицина өлкәсенең беренчел звеносын модернизацияләү” проекты кысаларында Мәләвез районының Сарыш авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Заманча, уңайлы, көтеп алынган. Сарыш авылы халкы яңа ФАП турында нәкъ шулай дип сүз башлый. Модульле ФАП кыска вакыт эчендә төзелгән һәм заманча стандартлар буенча җиһазландырылган. Анда пациентларны кабул итү өчен югары квалификацияле фельдшер Рәмзия Габдуллина эшләячәк. Аның хезмәт стажы - 32 ел.
ФАП ачу чарасында Мәләвез районы хакимияте башлыгы Рөстәм Шәмсетдинов, Күмертау шәһәре дәваханәсенең баш табибы Олег Астахов, Мәләвез үзәк район дәваханәсенең баш табибы Салават Өметбаев катнашкан. Хәзер Сарыш халкы сыйфатлы һәм уңайлы медицина хезмәте алачак, дип белдерә алар. Район үзәгеннән ерак урнашкан авыл өчен бу аеруча әһәмиятле.