Милли проектлар
9 октябрь 2023, 22:11

Радий Хәбиров: "Хатыным бик таләпчән..."

Радий Хәбиров: "Хатыным бик таләпчән..."Радий Хәбиров: "Хатыным бик таләпчән..."
Радий Хәбиров: "Хатыным бик таләпчән..."

"Үзебез эшләгән эшләрне кайвакыт беренче башлап карау хокукы була миндә. Без Аксаков исемендәге бакчада йөрдек. Һәм иң таләпчән эксперт - ул минем хатыным", - дип язган социаль челтәрләрдә республика башлыгы Радий Хәбиров. - Реконструкциядән соң сезгә паркның ничек үзгәрүен күрсәтү өчен искиткеч мөмкинлек бу.  Гашыйклар өчен - очрашу урыны, иҗат кичәләре үткәрү өчен дә, балаларга да бик кызыклы урын булачагына шигем юк. Озак көтәсе калмады, ул 11октябрь - Республика көнендә ачылачак", дип язган республика Башлыгы.

Әйткәндәй, паркта төзелеш эшләре “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” федераль программасы кысаларында башкарыла. Барлык эшләр 243.35 млн сумга төшәчәк.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас