

«Башнефть-Добыча» оешмасы хезмәткәрләре Аслыкүл тирәсен агачлар белән уратып алачак.
Бүгенге көндә Дәүләкән районы яклап нефтьчеләр 30 мең агач үсентеләре утыртканнар. «Урманны саклыйк» Бөтенрусия акциясе кысаларында, ил Башлыгы Владимир Путин игълан иткән «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты һәм «Яшел Башкортстан» төбәк акциясе буенча гамәлгә ашырыла.
Үсентеләрне Ишембай нефть һәм газ чыгару төбәге бүлекчәләре хезмәткәрләре утырткан. Моның белән генә чикләнмичә, күлнең икенче яры буена тагын 30 мең агач үсентеләрен утырту максаты тора.