

Салават шәһәрендә милли проект ярдәмендә шәһәрнең төп аллеяларының берсе яңартылган.
Салават Юлаев бульварындагы аллеяны „Торак һәм шәһәр мохите“ милли проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру“ Федераль программасы буенча төзекләндерделәр. Проектны гамәлгә ашыру барышында ял итү һәм бәйрәм чараларын үткәрү урыны төзекләндерелгән. Аллеяда кояштан саклаучы түбәләр, яңа эскәмияләр һәм өстәмә ял итү урыннары барлыкка килә. Шулай ук спорт мәйданчыгы яңартылган. Башкортстанның ТКХ министрлыгында аңлатуларынча, проект ял итү өчен мәйданны модернизацияләүне генә түгел, ә тагын да күбрәк парковка урыннары булдыруны, территорияне өстәмә яшелләндерүне дә күз уңында тота.