

Федоровка халкы сәламәтлеге яхшы күзәтү астында.
Федоровка районы үзәк дәваханәсендә яңа рентген-аппарат урнаштырылды. Ул “Сәламәтлек”гомумдәүләт проекты кысаларында алынды.
Комплекс стандарт рентгенологик тикшерүләр: санлы вариантта рентгенография һәм томография уздыру өчен бик кирәк.
Яңа комплекс санлы диагностика тикшерүләре генә уздырып калмый, ә аларны арытаба сакларлык итеп эшкәртә.
Федоровка дәваханәсе табиблары хәзер компьютер мониторына сыйфатлы рәсемнәр алып, авыруларны тизрәк ачыклап, дәвалау билгели алачак.
Моңарчы биредә элекке корылмада эшләгәннәр. Яңасы тикшерүләрне җиңелрәк һәм тизрәк алып барырга ярдәм итәчәк.