Милли проектлар
9 октябрь 2023, 07:16

Межгорьеда медицина үзәге ачылачак

Межгорьеда танылган медицина клиникаларының берсенең филиалын ачу планлаштырыла.

Межгорьеда медицина үзәге ачылачакМежгорьеда медицина үзәге ачылачак
Межгорьеда медицина үзәге ачылачак

 

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү” милли проекты кысаларында үткәрелгән “Эшкуарлар сәгате”ндә Межгорье шәһәре хакимиятенә “Тет-а-тет” медицина үзәге җитәкчелеге Көньяк-Көнбатыш микрорайонында клиника филиалы ачу проекты белән мөрәҗәгать иткән.

 Мәсьәләне хәл итүдә Межгорье Советы депутатлары актив катнашкан. Алар медицина үзәге вәкилләренә бина табарга,  эшкуарларга шәһәр җитәкчелеге белән очрашырга ярдәм иткәннәр. Муниципаль милек белән идарә итү комитеты белгечләре фаразланган мәйдан мәсьәләсен тикшерделәр, икътисад, инвестиция сәясәте, эшкуарлыкны үстерү һәм сәүдә бүлеге белгечләре «Минем бизнес» үзәге тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары һәм аренда хакы буенча мөмкин булган ташламалар турында сөйләделәр. "Бу проект, чыннан да, безнең шәһәр өчен актуаль, чөнки башка мондый үзәкләр юк. Шәһәрдә яшәүчеләр тар белгечләргә өстәмә тикшеренү үтәр өчен күрше шәһәрләргә йөрергә мәҗбүр”. – дип билгеләгән муниципалитет җитәкчесе Александр Чоловский.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас