Милли проектлар
9 октябрь 2023, 06:00

Есенинның каенлы Русе

Бәләбәйдә «Есенинның каенлы Русе» әдәби кичәсе узды.

Есенинның каенлы РусеЕсенинның каенлы Русе
Есенинның каенлы Русе

 

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән "Мәдәният" милли проекты кысаларында Бәләбәй укучылары «Есенинның каенлы Русе» әдәби кичәсендә катнаштылар, аны «Афродита» әдәби-шигъри театры үткәрде. Чара «Пушкин картасы» проекты ярдәмендә үткәрелде. Мондый чараларда катнашу яшьләрне театр мәдәнияте белән таныштыра, дөньяны киңәйтә һәм сәнгатькә мәхәббәт хисе тәрбияли. Җылы шартларда коллектив әгъзалары бөек шагыйрьнең иң яхшы әсәрләрен укыдылар. Чарада тамашачыларга үткәнгә күчеп, шагыйрь тормышыннан кайбер мизгелләрне күрергә мөмкинлек бирелде. Тамашачы күңелендә үзенең Сергей Есенинын ачты, аның иҗатына башкача карый башлады.

“Пушкин карта”сы проекты үсеп килүче буынга матур әдәбиятны өйрәнергә мөмикнлек бирә.

Чыганак: Бәләбәй районы хакимияте.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас