

Уфада "Йәшлек-FEST" Яшьләр форумы үтте.
" Торатау" Конгресс-холлында узган форум 650дән артык яшь кешене бергә җыйды. «Йәшлек-FEST» Русия яшьләре. Грантлар иҗтимагый хәрәкәте «Современные волонтеры» тарафынан оештырылды.
Проект медиа, мәдәният һәм бизнес вәкиләрен берләштерде. Форумның максаты: яшьләрне креатив һөнәрләр белән таныштыру, башлангыч белем бирү, төбәкне үстерүгә юнәлтелгән яңа идеяләр табу һәм актуаль мәсьәләләрне ачыклау.
14 - 25 яшьлек яшьләрне берләштергән форумда медиа, мәдәният һәм бизнес буенча һәр өч трекка да спикерлар тәгаенләнде. Мастер- класслар, уеннар, шул юнәлешләрдә белем бирү лекцияләре үтте.
Форум В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында узды.
Фото: Башкортстан Республикасы яшьләр сәясәте буенча Дәүләт Комитеты матбугат хезмәте.