+21 °С
Болытлы


Башкортстанның Аскын авылында Укытучылар көне алдыннан педагогларга һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерделәр. Аскын районы мәдәният йортының концерт залында "Мәгариф" милли проекты кысаларында педагог һәм остаз елына багышланган тантаналы чара оештырылды.
Район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов педагогларны һәм укытучы-ветераннарны бәйрәм белән котлады. Фидакарь, нәтиҗәле хезмәтләре, район яшьләренә белем бирү һәм тәрбияләү эшенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.