Милли проектлар
5 октябрь 2023, 06:05

Даруханә челтәрендә офис процесслары оптимальләштерелде

Мондый тренингтан соң хезмәткәрләрнең гыйлем-осталыклары арта.

Даруханә челтәрендә офис процесслары оптимальләштерелдеДаруханә челтәрендә офис процесслары оптимальләштерелде
Даруханә челтәрендә офис процесслары оптимальләштерелде

      Башкортстанның “Башфармация” предприятиесе хезмәткәрләре "Хезмәт җитештерүчәнлеге" милли проекты буенча "Офис процесслары фабрикасы" уку-җитештерү мәйданчыгында белемнәрен арттырдылар.  Бу хакта республика Икътисадый үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгында хәбәр иттеләр.

     "Практика күрсәтүенчә, мондый тренингтан соң хезмәткәрләрнең абруй дәрәҗәсе генә түгел, ә коллективның предприятие эшчәнлегенә җәлеп ителүчәнлеге дә арта. Бүгенге көндә милли проект кысаларында “Башфармация”дә агымдагы хәлгә анализ ясалды, процесс проблемалары билгеләнде", - диде компетенцияләр төбәк үзәге тренеры Александр Кукушкин.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас