

Чакмагыш районының Тозлыкуш авылында бик тә матур чара үтте.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында үткәрелүче “Мәдәни мохит” федераль проекты Башкортстанда эзлекле рәвештә алып барыла. Мәсәлән, аның кысаларында Тозлыкуш авылында фольклор бәйрәме кызыклы үтте.
Бу көнне бәйрәмгә килгән һәркем халык акылы дип аталган борынгы илгә сәяхәт итте, борын-борыннан халкыыбыз яратып уйнаган уеннарны уйнады һәм әнә шул әби-бабаларыбыз акылы аша һәркем үзенә фәһем алды. Ни генә дисәң дә, халык уеннары – кешелекнең тарихы, шулай ук бәйрәмнәребезнең аерып алгысыз бер өлеше дә.
Бу көнне бар кунаклар “Йөзек салыш” уенында теләп катнашты һәм чарадан рухи көч-дәрт алып таралышты.