Милли проектлар
3 октябрь 2023, 05:28

Көтеп алганнар!

Яңа ФАПлар дүрт авылда яшәүче меңгә якын кешегә медицина хезмәте күрсәтәчәк.

Көтеп алганнар!Көтеп алганнар!
Көтеп алганнар!

«Бердәм Русия»нең халык программасы һәм «Сәламәтлек саклау» милли проектының сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүгә юнәлтелгән «Беренчел звеноны модернизацияләү» төбәк программасы ярдәмендә Бүздәк районының Сергеевка һәм Уран авылларында яңа фельдеш-акушерлык пунктлары ачылды.

Яңа биналарның модульле конструкциясе ФАПларны тиз генә төзергә, җиһазландырырга һәм аларның якын территорияләрен матурландырырга мөмкинлек бирде.

Әлеге яңалыкны медицина хезмәткәрләре дә, авыл халкы да бик көткән.  Алар арасында даими медицина күзәтүенә мохтаҗ балалар һәм пенсионерлар күп.

Яңа ФАПлар дүрт авылда яшәүче меңгә якын кешегә, шул исәптән 55 инвалидка хезмәт күрсәтәчәк.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас